Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Уфадагы гастрольләр кысасында төрле чараларда да катнаша.

Хәбәр итүебезчә, бүген бер төркем артистлар “Кызыл таң” гәзите редакциясендә дә булды. "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү бик тә кызыклы, җанлы барды. Очрашуны ачып, “Кызыл таң” гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов бер гасырдан артык тарихы булган гәзитебез, монда эшләп, чыныгу алып, зур үрләр яулаган танылган шәхесләр турында да кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Ә инде очрашуга килгән мәртәбәле кунакларыбыз Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт, Муса Җәлил исемендәге республика премияләре лауреаты, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның халык артисты Илсөя Төхвәтуллина, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Илнур Закиров һәркайсы үзе белән таныштырды. Аннан соң кунакларыбыз журналистларның сорауларына ихлас җавап бирде. Илдус Әхмәтҗанов"Без китәбез, сез каласыз" спектакленнән йөрәкләрне өзгеч монолог укып ишеттерсә, Илнур Закиров Һади Такташның шигырен сөйләде.

Матур, җылы, эчтәлекле очрашуның истәлеге итеп, кунакларга “Кызыл таң” гәзитенең энциклопедиясе бүләк ителде. Бу очрашу хакында тулырак гәзитнең алдагы саннарының берсендә укырга мөмкин булачак.
Фото: Динар Кәлимуллин.
Зөһрә Исламова